Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют

«Яр Чаллы» шәһәр округы «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют» дәүләт казна учреждениесе ТР Министрлар Кабинетының 2002 елның 11 июлендәге 683-Р номерлы боерыгы нигезендә булдырылды.

Приютның максаты булып җәмгыятькә социаль яраклашуда авырлыклар күрүче һәм экстрен социаль ярдәмгә мохтаҗлык кичерүче балигъ булмаганнарны вакытлы торак урыны белән тәэмин итү, социаль тернәкләндерү, аларны гаиләләренә кире кайтару тора.

Приютта санитар-гигиена нормаларына җавап бирә торган, өй шартларына якынайтылган шартлар тудырылган. «Асылташ»ның үз ашханәсе (анда 5 мәртәбә баланслы тукландыру оештырылган), медицина блогы, кер юу бүлмәсе, спорт залы, хезмәт кабинеты, музыка залы, зур булмаган китапханәсе бар. Психологик бушану – сенсорлы һәм релаксацияле бүлмәләр җиһазландырылган.

Биредә югары квалификацияле белгечләр эшли. Алар үз эшләрендә заманча методика кулланалар, инновацион технологияләр эшлиләр, семинарларда һәм конкурсларда катнашып даими рәвештә үзләренең һөнәри осталыкларын арттыралар.

Балалар бик рәхәтләнеп «Бисер белән үрү», «Музыкаль калейдоскоп», «Самбо», «Көнчыгыш биюләре» түгәрәкләрендә, сәламәтләндерү дәресләрендә шөгыльләнәләр. Дәресләрнең нәтиҗәләре буенча балалар эшләреннән күргәзмәләр һәм сату ярминкәләре оештырыла, балалар шулай ук конкурсларда һәм ярышларда катнашалар.

Социаль тернәкләндерү һәм адаптация өлкәсендә приютның төп бурычлары түбәндәгеләр: 

• балаларны вакытлыча нормаль көнкүреш шартларында яшәтү, түләүсез ашату, коммуналь хезмәтләр, медицина хезмәте күрсәтү, тиешле карау һәм гигиена нормаларын саклауны тәэмин итү;

• балаларның социаль адаптация үтә алмау сәбәпләрен һәм адаптация дәрәҗәсен билгеләүгә юнәлдерелгән психологик-медик-педагогик тикшерү уздыру;

• гаиләдәге кризис хәлен бетерүдә психологик, психик-коррекцион һәм башка төрле ярдәм күрсәтү һәм баланы гаиләгә яки аларны алмаштыручы затларга кире кайтаруга, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның тормышын җайларга булышлык итү;

• балигъ булмаган балаларның ата-аналарына яки аларның законлы вәкилләренә балаларының приютка урнаштырылуы турында хәбәр итү;

• мәктәптән тыш вакытта балаларның ялын оештыру, аларга һөнәр сайлауда һәм җәмгыятьтә үз урыннарын табарга булышу;

• катлаулы (кризис) тормыш хәлендә калган балигъ булмаган балаларга булышу, социаль, медик-психологик һәм хокук ярдәме күрсәтү.

• социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-психологик, социаль-педагогик, социаль-хезмәт, социаль-хокук хезмәтләренең төрләрен һәм формаларын билгеләү һәм периодик рәвештә (даими, вакытлыча, бер тапкыр) күрсәтү;

• социаль ярдәмгә, тернәкләндерүгә һәм булышуга мохтаҗ гаиләләргә һәм балаларга өйләренә барып социаль ярдәм күрсәтү.

Приютта ике бүлек: кабул итү бүлеге һәм социаль тернәкләндерү бүлеге эшли.

Адресы: 423812

Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 27 йорт (11/13).  

Телефоны: 8 (8552)  51-91-90

E-mail: Spdp.Asyltash-chelny@tatar.ru


Эшчәнлек турында мәгълүмат

Учреждение турында

Җитәкчелек

Электрон рәвештәге хезмәтләр

Яңалыклар

Кире элемтә

Хезмәтләр

Элемтә өчен мәгълүмат

Коррупциягә каршы тору


Среда, 4 октября 2023, 09:47